Кичә, 20 майда, Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында2015 елда Татарстанда халыкара күргәзмә оештыру буенча эшче киңәшмә булды. Татарстан Республикасында беренче мәртәбә шул институт кырларында белгеч-практиклар һәм профессионаллар өчен “Идел буенда халыкара кыр көннәре” исемендәге махсуслаштырылган халыкара күргәзмә оештыру планлаштырыла, Германиядә DLG кыр көннәре исеме астында уздырыла торган күргәзмә кебегрәк булачак ул.
Проект хакында фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарыНиколай Титов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, ТатНИИСХ директоры,Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Фикер алышу барышында күргәзмә уздыру өчен мәйданчык, аны уздыру сроклары, культуралар җыелмасы, әһәмиятле чаралар планы, җаваплы башкаручылар билгеләнде.
Күргәзмә буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәсендә килештереләчәк. Күргәзмә кысаларында АПК мәсьәләләре буенча семинарлар һәм фәнни-гамәли конференцияләр, Татарстан Республикасының, Германиянең һәм башка илләренең алдынгы фермер хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан, кулланучылар һәм җитештерү кооперативларыннан мастер-классларүткәрү планлаштырыла. Күргәзмәдә шулай ук, орлык һәм утырту материалларын, ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын җитештерүче Россия һәм чит ил компанияләрен һәм технологик процесста башка катнашучыларны җәлеп итеп, заманча үсемлекчелек технологияләрен күрсәтү планлаштырыла. Алар үз продукцияләрен кырда эшләтеп күрсәтәчәкләр. Төбәк туфрак-климат шартлары нигезендә аерым хуҗалыклар өчен яраклы технологияләр сайлап алырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә фән, практика һәм консультация хезмәтләре үзара тыгыз аралашу рәвешендә күрсәтеләчәк.