ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Уфада 6-7 декабрьдә көрәш буенча Россия чемпионаты узды

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Казан аграр университетында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары узачак

Декабрьдә Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән бергә гадәттәге яңа ел алды каз ярминкәләре дә узачак

5
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан җитәкчелеге җирле азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау өчен базар кагыйдәләрен чикләрлек чаралар күрергә җыенмый, шулай да ул азык-төлек базарында барлык катнашучылар өчен тигез кагыйдәләр булдыруга омтылачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадый советының Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару турында»гы утырышында хәбәр итте.

2014 елның - 6 декабрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы була. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән 600 делегат катнаша.


Иртәгә, 6 декабрьдә, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елда “ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” II республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы фермеры Рәшит Идрисов кошчылык продукциясен җитештерү күләмен 200 тоннага җиткерергә ниятли. Ел ахырына кадәр ул 150 тонна күркә ите сатарга планлаштыра.

Иртәгә, 5 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актлар залында “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте агымдагы елда авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен субсидияләр бүлү турында федераль аграр ведомство тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тугыз күрсәтмәсен раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International