ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Иртәгә, декабрьдә, Игенчеләр сараенда 2014 елда “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре” грантына конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Баулы муниципаль районының Татар Кандызы авылында яңа гаилә фермасын ачу тантанасы булды.

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының олператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 2 декабрьгә гомуми сөт савымы 2719,7 тонна тәшкил итә, узган елның шушы чорына караганда 139,2 тоннага артыграк.
«Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында югары аграр белем ирү учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары, шулай ук урта махсус уку йортлары курсларының чыгарылыш студентлары өчен “Яшь фермер” интеллектуаль уенының төбәк этабы үткәреләчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илнең барлык категория хуҗалыкларында 2014-1015 еллар кышкы абзар чорында терлекләрнең азык белән тәэмин ителешенә даими рәвештә мониторинг уздыра. Россия Федерациясе төбәкләреннән алынган оператив мәгълүматтан күренгәнчә, агымдагы елның ноябрь башына кадәр терлекләрнең үзебездә җитештерелгән азык белән тәэмин ителеше 29,1 млн. тонна тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләү буенча план күрсәткечләре 102,2 %ка үтәлгән.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда 4 – 5 декабрьдә “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ», Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе сылтамасына таянып.
Агымдагы елның 10 аенда эре, урта һәм кече авыл хуҗалыгы оешмаларында эшкәртелмәгән сөт күләме12,2 млн. тонна яисә узган елның шушы чорына карата 102,1% тәшкил итте. Бу категорияләрдәге хуҗалыкларда бер сыердан 4546 кг сөт савылган, бу узган елның шушы чорына карата 107,9% тәшкил итә.

29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген, 29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II нче «Хәләл» республика ярминкәсе уздыанда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре товар җитештерүчеләре катнашты.
Татарстан Республикасының авыл районнары тарафыннан аның Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрендә азык-төлек ярминкәләре уздырылу шул шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен шактый файдалы. Бүгенге видеоконференция режимында үткәрелгән гадәти атналык киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта үз фикерен шулай дип белдерде.

28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә, 29 ноябрьдә, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International