Дәүләт ярдәме

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте агымдагы елда авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен субсидияләр бүлү турында федераль аграр ведомство тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тугыз күрсәтмәсен раслады.

Документлар белән бу елга авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә каралган федераль бюджет акчалары кысаларында субсидияләр бүлеп бирү, шулай ук кайбер төбәкләрнең планлаштырылган федераль бюджет акчаларын тотып бетермәүләре яки, киресенчә, кайбер төбәкләргә өстәмә ярдәм кирәк булу аркасында субсидияләр бүленешенә үзгәрешләр кертү раслана.

Бүленеш түбәндәге юнәлешләрдә гамәлгә ашырылды: терлекчелектә кыска сроклы кредитларны субсидияләүгә – 6 753 млн.сум күләмендә, шул исәптән өстәмә финанслау күләме – 3 015 млн. сумигенчелектә кыска сроклы кредитларны субсидияләүгә – 7 542,2 млн. сумозын сроклы, урта сроклы, кыска сроклы кредитларны субсидияләүгә – 4 750 млн. сум;игенчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгын иминләштерү шартнамәләрен субсидияләүгә – 4997 млн. сум күләмендәтерлекчелек өлкәсенә – 458,4 млн. сумсатылган 1 литр (килограмм) товар сөтенә – 8418,5 млн. сумигенчелекнең өстәмә тармакларына ярдәм итүгә – 1 892,7 млн. сумана сарык һәм кәҗәләрнең баш санын, төньяк боланнарын (маралларны) һәм көтү атларының баш санын арттыруга чыгымнарны каплауга – 791,2 млн. сумнәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә – 379 млн. сум;терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгын үстерү буенча икътисадый әһәмиятле төбәк программаларын гамәлгә ашыруга ярдәм итүгә – 297,5 млн. сум.

Документлар каралды һәм агымдагы елның 20 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International