ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстан Республикасы Мамадыш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы катнашында семинар-киңәшмә узачак.

2014 елның 11 – 14 декабрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан авыл районнарының иң көчле ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.



12
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Игенчеләр сараеның конференц-залында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Иҗтимагый совет әгъзалары һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашындакоррупциягә каршы көрәш буенча киңәйтелгән утырыш узды.


Бүген, 12 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт) 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны гомумроссия кабул итү көне үткәрелә.


Иртәгә, 13 декабрьдәКазан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.



11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 10 декабрендә Түбән Новгород ярминкәсендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

11 декабрьдә «ПРОСТО МОЛОКО» ИКнең актлар залында ел йомгаклары буенча “Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләүгә багышланган тантаналы чара узды.

2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны гомумроссия кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 11 декабрьгә тәүлеклек сөт савымы 2735,3 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 131,0 тоннага артыграк.

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International