Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы фермеры Рәшит Идрисов кошчылык продукциясен җитештерү күләмен 200 тоннага җиткерергә ниятли. Ел ахырына кадәр ул 150 тонна күркә ите сатарга планлаштыра.
Рәшит Идрисовның гаилә фермасында үстерелә торган күркәләрнең баш саны 7 меңгә җитә. Предприятиедәге барлык эшләр техник җайланмалар ярдәмендә башкарыла.
Күптән түгел фермер күркәләрне чалу һәм чималны өлешчә эшкәртү цехы ачкан. Кошчылык продукциясе белән ул Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы кулланучыларны, шул исәптән мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениләрен тәэмин итә. Р. Идрисов хуҗалыгында җитештерелгән күркә итен Башкортостанда да бик теләп кулланалар.
2015 ел ахырына Р. Идрисов предприятиедә чимал эшкәртү буенча икенче чиратны гамәлгә куюны планлаштыра. Ул чакта инде продукция сату күләме 150дән 200 тоннага кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, фермер ел саен республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәхси хуҗалыкларны кош бәбкәләре белән дә тәэмин итә. Быел ул 10 меңгә якын күркә бәбкәләре саткан. Бәбкәләрнең бер өлешен Киров һәм Ульяновск өлкәләре, Пермь крае һәм Россиянең башка төбәкләре фирмалары һәм предприятиеләре сатып алган.