Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” темасына конференция узачак

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 5 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актлар залында “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференциядә Краснодар крае «Прикубанский» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе (СХПК) җитәкчесе Юрий Милованов, Чиләбе өлкәсе «Буренка» ССПК җитәкчесе Динара Муратова, Чуаш Республикасының «Содействие» авыл хуҗалыгы кулланучылар хезмәте күрсәтү кооперативы җитәкчесе Зинаида Воробьева, шулай ук Татарстан Республикасының «Индейка» авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кооперативы җитәкчесе Илнур Мадьяров һәм башкалар чыгыш ясаячак. Барысы 12 чыгыш планлаштырыла.

 

Конференциядә катнашучылар авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү, эшләтү тәҗрибәсе турында, шулай ук аларны алга таба үстерү буенча фикер алышачаклар.

Форумның кунагы - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агроүсеш департаменты директоры Дмитрий Торопов авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү перспективалары турындагы нотык белән чыгачак.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясаячак.

Конференция эшендә барысы 200ләп кеше катнаша. Нотыклар һәм чыгышлар буенча фикер алышулар булачак һәм алар буенча йомгаклар ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International