Татарстан Республикасында быелгы кыш игеннәр өчен уңайлы

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда быелгы кыш игеннәр өчен уңайлы. Кар катламы калын булганга күрә көннәрнең салкын торуы да көзге культуралар өчен куркыныч түгел, дип хәбәр итә Казан дәүләт аграр университетының фәнни эшләр буенча проректоры Айрат Вәлиев.

Аның әйтүенчә, кар катламы җитәрлек булмаганда, һава температурасының түбән булуы әзрәк борчуга төшергән иде. Кырларда кар юк диярлек иде. Әгәр шул чакта көннәр суытып җибәргән булса, көзге игеннәр юкка чыккан булыр иде.

Бүгенге һава торышы авыл хуҗалыгы өчен бик уңайлы. Көзге чәчүлекләр калын кар катламы белән капланган. Әгәр хәзер температура кинәт кенә түбән төшсә дә, бу инде кырлардагы игеннәр өчен куркыныч түгел.

Мондый шартларда җиләк-җимеш культураларына да куркыныч янамый.

Шул ук вакытта, алга таба да шулай кар күп яуса, бер дә артык булмас – язын үсемлекләр өчен өстәмә дым бик кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International