Татарстан Республикасы фермерлары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен 30 процентка арттырырга планлаштыралар

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы фермерлары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен 30 процентка арттырырга планлаштыралар. 30 гыйнварда фермерларның, крестьян хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының (АККОР) чираттагы съезды узачак, дип хәбәр иттеТатарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров.

Аның әйтүенчәсъездда карала торган төп мәсьәләләрнең берсе – импортны алмаштыру максатында, фермерлар тарафыннан җитештерелә торган продукция күләмнәрен арттыру.

Бүгенге көндә республика халкы ихтыяҗларын үтәү өчен 30 процентлап үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитешми, диде К.Байтемиров. Шуңа күрә продукция җитештерү күләмнәрен арттыру бурычы куела.

Фермерлар съездында ит, бәрәңге, яшелчәләр җитештерүне арттыру механизмы турында сүз алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International