Татарстан Республикасында туфрак эшкәртү техникасын чәчү кампаниясенә әзерлиләр

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясенә 14 мең трактор, 6 мең чәчкечшулай ук мең культиватор җәлеп ителер дип көтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмиәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыМарат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә 
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, язгы чәчү чорында төп авырлык 600 чәчү комплексына төшәчәк. Ремонт эшләренең күләме дә, акча чыгымнары бик зур булыр дип көтелә. 2015 елгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү өчен 3 млрд. сумга якын кирәк булачак, шулардан чәчү кампаниясенә 1,3 млрд. сумга якын тотылачак.

Министр муниципаль районнарда туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауның барышы (ремонтлауның сыйфаты, квалификацияле ремонтчылар бригадаларын оештыру һ.б.лар) турында җентекләбрәк сөйләде.

Ул, ремонт эшләренә бик җаваплы карарга кирәк, дип өндәде, чөнки чәчү кампаниясенең барышы аңа нык бәйле. Авыл хуҗалыгы формированиеләренә чәчүлекләрне, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларын 1 апрельгә әзерләп бетерергә кирәк булачак.

Чит ил запас частьләренең артык кыйммәт булуын истә тотып, Министрлык тарафыннан аларны республика сәнәгатьпредприятиеләрендә әзерләү мәсьәләләре карала. Агрохолдинглар җитәкчеләренә һәм район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренә, шулар хакында 10 көн эчендә тиеш эшләр башкарып, кирәкле номенклатура буенча заявкалар бирергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International