Кошчылыкта нәсел базасы – тармакны нәтиҗәле алып баруның төп факторы. Нәкъ менә ул продукция җитештерүнең потенциаль мөмкинлекләрен билгели, алар авыл хуҗалыгы хайваннарын ашатуның һәм тотуның тиешле технологик шартлары булганда гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Бүгенге көндә Россиядә 131 оешманың нәселле кошчылык буенча төрле юнәлешле нәсел базасы бар – йомырка сала торган тавыклар һәм ит тавыклары, казлар, күркәләр, бытбылдыклар, мисыр тавыклары нәселле заводларда,репродукторларда һәм генофонд хуҗалыкларында үрчетеләләр. Кошчылык продукциясенең сыйфат күрсәткечләре дөньякүләм күрсәткечләргә якын.
Нәселле кошчылыкны дөньякүләм дәрәҗәгә җиткереп үстерү өчен заманча техник база җитешми, шулай ук, нәселле хуҗалыкларны махсуслаштыру һәм гибридлаштыру максатлары өчен селекция-нәсел эше тиешле дәрәҗәдә куелмаган. Нәселле кош-кортларның баш саны һәм кош-кортлар кулланучылар ихтыяҗы чагыштырмасы да оптимальләштерелмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә нәселле продукцияне ипортлауга бәйлелектән арынып булмый, бигрәк тә ит әйберләрен импортлаудан.
Кошчылык җитештерү күләмнәрен арттыру, азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм чит илдән кертелә торган генетик материалларның хәвефсезлеген булдырмау бурычын үтәү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан өстәмә селекция-генетик үзәкләрен булдыру эше алып барыла: бройлер кошчылыгы, күркә үрчетү һәм йомырка сала торган кош-корт буенча.
Өстәмә селекция-генетик үзәкләрен булдыру һәм гамәлдәгеләрен модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру нәселле продукцияне (материалны) импортлауны алмаштыруны тәэмин итәргә, яңа токымнар булдыру һәм үрчетү, аларның нәсел һәм продуктивлык сыйфатын камилләштерү өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.