Татарстанда язгы чәчү өчен тикшерелгән орлыкларның 96 проценты дәүләт стандартларына туры килә. Чәчү өчен 365,1 мең тонна орлык кирәк булачак. Запаста 382,4 мең тонна орлык бар, дип хәбәр итә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин.
Р.Хәбибуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең, кузаклыларның һәм ярма культураларының 82 проценты чәчүгә яраклылыкка тикшерелде. Язгы чәчү өчен тикшерелгән орлыкларның 96проценты дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә.