ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында агрономнар әзерли башлыйлар.Студентлар дүрт уку елының икесен практикада уздырачаклар. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар ала торган белгечлек “агробизнес агрономы” яисә “авыл хуҗалыгы бакалавры” дип аталачак, дип хәбәр итә Казан ДАУның «Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция»кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан РеспубликасыФәннәр академиясе әгъза-мөхбире Радик Сафин.
Россия Федерациясендә 2020 елга кадәр 150 селекция-орлыкчылык үзәкләре төзеләчәкдип белдерде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Берлинда матбугат конференциясендә. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итте.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Бүген “Казан” агросәнәгать паркында сөт продукциясе күргәзмәсе һәм дегустациясе узды. Җирле җитештерүчеләр Казанга кефир, ряженка, эремчек, сөт һәм сыр алып килделәр. Сәүдә киштәләренә республиканың Балык Бистәсе, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнары фермерлары үз товарларын куйдыларШулай ук Татарстан Республикасының эре агрохолдинглары, компанияләре һәм эшкәртүче авыл хуҗалыгы кооперативлары да үз эшләнмәләрен алыр килгәннәр.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Иртәгә, 17 гыйнварда, “Казан” агросәнәгать паркында сөт продукциясенә күргәзмә-дегустация узачак.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров 2015 елның 16 - 25 гыйнварында Германия Федератив Республикасы башкаласы Берлинда «Мессе Берлин» күргәзмә комплексы территориясендә уза торган азык-төлек сәнәгате, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы буенча «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсенең Россия экспозициясен ачты.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында 2014 елның сентябреннән декабренә кадәр халык көндә куллана торган көндәлек авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен кредитлау мәсьәләләре каралды. Әлеге киңәшмәгә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә кредитлар бирә торган төп банк (Россельхозбанк, Ак Барс банк, Сбербанк, Татфондбанк, Энергобанк) вәкилләре чакырылды.
Шимбә көнне, 17 гыйнварда, “Казан” агросәнәгать паркында сөт продукциясенә күргәзмә-дегустация узачак.
Татарстанда 2014 елда авыл хезмәтчәннәре өчен 2,1 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, бу 2013 елга карата 125 процент тәшкил итә. “Татарстан кулланучылар берлегенең” республика районнарында урнашкан кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан макарон, казылык, кондитер әйберләре һәм башка продукция эшләп чыгарылган.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Кукмара муниципаль районында сөт терлекчелегендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү һәм “Вахитов ис.” СХПКның нәсел заводы эше тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International