Татарстанда 80 нче еллардан алып беренче мәртәбә елга 170 мең тонна кош ите җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 104 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татптицепром» ҖЧҖнең генераль директоры Марс Алиев.
Декабрьдә халыкка 16,5 мең тонна кош ите (119 процент) җибәрелгән, бу рекорд күрсәткеч булып санала.
2014 елда Татарстанның сәүдә челтәрләренә 802 млн. данә яисә 104 процент тавык йомыркасы җибәрелгән. Декабрьдә бупродукция 72 млн. данә җитештерелгән, бу күрсәткеч 2013 елгыга караганда 111 процент тәшкил итә.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасында кош-кортларның баш саны 13,2 миллионга җитте, бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә. Моңа кадәр бу күрсәткечләр күпмедер дәрәҗәдә кимрәк иде.