Татарстанда ындыр табакларын модернизацияләү программасы эшләнә. Кызу урак өстендә бу махсуслаштырылган хуҗалыкларның барлык звеноларының көйле эшләве бик мөһим. Бу хакта “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ындыр табакларын яңарту программасын эшләү инициативасы белән чыкты.
Ындыр табагы ашлыкны оптималь кондицияләргә китергәнче вакытлыча тоту урыны булып санала. Әмма бүгенге көндә бу вакытлыча объектларның техник торышы узган гасыр дәрәҗәсендә. Ашлык киптерү һәм калибровкалау машиналары күптән инде мораль һәм физик искергән, ә кайбер хуҗалыкларда алар хәтта бөтенләй юк.
Бу мәсьәлә этаплап хәл ителәчәк. 2015 елга “Чистай орлыклары” ҖЧҖ базасында 10 млн. сумга төрле җитештерүчәнлекле 36 ашлык-орлык чистарту машинасы чыгару һәм аларны Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренә җибәрү бурычы куела.
Моннан тыш, кайбер җитештерүче-дилерлар белән әлеге машиналарны запас частьләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.
"Татар-информ" МА