Чистай районы аграрчылары авыл хуҗалыгы формированиеләрен үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләрен карадылар.
«Яңа елда уңай динамика сакланырга тиеш һәм ашлык, сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен арттыру буенча эш алып барырга кирәк, – дип ассызыклады муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов. – Бүгенге санкция шартларында авыл халкы җитештерә торган продукциягә ихтыяҗ зур һәм аны арттыру өчен бездә бөтен шартлар бар».
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлыкка килгән бурычларны, кыенлыкларны ничек хәл итүләре турында, аларны борчыган проблемалар хакында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгыИван Чурин һәм Росcия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы районара бүлеге җитәкчесе Илгизәр Галиев сөйләделәр.
Чарада билгеләнеп үткәнчә, барлык хуҗалыкларда диярлек орлыклар әзер һәм калибровкаланган, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесендә техника бүген үк кырга чыгарга әзер, шушы араларда минеральашламалар кайтара башлыйлар, әлегә аларның күпме кирәклеге ачыклана.
Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе авылны социаль үстерү һәм кадрлар мәсьәләсе белән актив шөгыльләнергә кирәклеген билгеләп узды. Бу эштә яшь белгечләрне авылга җәлеп итү максатында республика программалары ярдәмгә килергә мөмкин.