ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары каршындагы Коррупциягә каршы эш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аны Комиссия рәисе урынбасары Марат Җәббаров алып барды.
16 марттан 18 мартка кадәр   «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды.
Шушы көннәрдә районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен зона семинары узды.Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырылды, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре” газетасы.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бу атнада Актаныш муниципаль районында «Ташкын» ҖЧҖ алдынгы хуҗалык базасында “2014 елгы кыр эшләренә анализ, 2015 елга бурычлар һәм 2015 елгы кыр эшләре чорына чыгымнарны киметү юллары” темасына семинар-киңәшмә узды.
16 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Буа муниципаль районының “Кыят” ҖЧҖ хуҗалыгында семинар узды.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Казан халкы өчен ел дәвамында даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылып килә. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары халкы өчен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре бик яхшы оештырыла һәм алар уңышлы уза. Авыллардан кулай бәяләрдән һәм яхшы сыйфатлы киң ассортиментта азык-төлек товарлары алып киләләр, сатып алучылар бик канәгать кала.
Узган атна ахырында Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды, дип хәбәр итә Нурлат муниципаль районының “Дуслык” газетасы редакциясе.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
"РоссельхозцентрФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының агымдагы елның 12 мартына белешмәләреннән күренгәнчә, 2015 елгы язгы чәчүгә төрле культуралар буенча 4371,559 тонна кертеп чыгардылар, 3608,77 тоннасы тикшерелгән, шуннан 3505,77 тоннасы эшкә яраклы.
Бөгелмәлелер ярминкәдә ит, сөт продуктлары, бал, йомырка, яшелчәләр, казылык әйберләре һәм башка азык-төлек әйберләре сатып ала алдылар.
Крестьян-фермер хуҗалыкларына (КФХ) җир бүлеп бирү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International