Шушы көннәрдә районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен зона семинары узды.Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырылды, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре” газетасы.
Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авыл хуҗалыгын социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Иван Чурин, «Россельхозбанк»ның, «Ак Барс банкы»ның Чистай филиаллары идарәчеләре ФәнилГарипов һәм Рафаиль Зиннәтуллин, «Сбербанк»ның Чистай бүлекчәсе вәкиле Андрей Егоров, Кама аръягы крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләре катнашты.
Семинарда алдагы чәчү эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, галимнәр һәм белгечләр әйтүенчә, быел яз иртәрәк киләчәк.
Киңәшмәдә аграрчыларга ярдәм итү өчен субсидияләр бирүгә килешүләр төзү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Марат Җәббаров бу хакта җентекләп сөйләде. Фермерлар банк кредитлары буенча ставкалар белән кызыксындылар. Фәнил Гарипов кредитлау мәсьәләләренә кагылды, бу елга кредит буенча билгеләнгән процент ставкалары турында мәгълүмат бирде. Андрей Егоров кредитлау буенча гамәлдәге программалар, процент ставкалары, бурычларны кичектереп түләү турында сөйләде. Рафаиль Зиннәтуллин эре мөгезле терлекләр һәм техника сатып алу буенча кредитларның процент ставкаларын атап китте.
Иван Чурин минераль ашламалар белән эшләрнең ничек торуы, җирләрне арендалау шартнамәләре төзү, язгы кыр эшләре чорына кадрлар белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы техникумы студентларының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерү практикасы узуга шартнамәләр төзү турында сөйләде.
Кама аръягы, шул исәптән Чистай районы, фермерларын борчыган сораулар күп булды. Мәсәлән, Александр Севастьяновны - банкларда счетларны теркәү процедурасы, ә Нурия Камалованы ашлыкны сату бәясе, бу елда фермерларга ярдәм программалары кызыксындыра. Агролизинг, 40/60 программасы нигезендә авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, ашлыкка һәм яшелчә продукциясенә фаразлана торган бәяләр хакындагы мәсьәләләр дә күтәрелде. Барлык сорауларга да җентекле җаваплар бирелде.