Бөгелмәдә ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Бөгелмәлелер ярминкәдә ит, сөт продуктлары, бал, йомырка, яшелчәләр, казылык әйберләре һәм башка азык-төлек әйберләре сатып ала алдылар.

«Рассвет» ҖЧҖ хуҗалыгы ярминкәгә дуңгыз, ат һәм сыер ите алып килгән. Итне иртә таңнан алал башладылар, сәгать 9га дуңгыз ите генә калган иде инде. Хуҗалык җитәкчесе ВалерийТокарев әйтүенчәярминкә көнендә предприятие 200 мең сумнан артык табыш алырга мөмкин.

Ярминкә көннәрендә «Просто молоко» ИК” ҖЧҖнең дә продукциясенә ихтыяҗ зур булды. Аның продукциясен халык чират торып ала. «Бөтенесенә дә 10 процент ташлама ясыйбыз. Ярминкәдә безнең товар кибетләрдәгегә караганда арзанрак була. Халык безнең сөт продукциясен белә һәм аны бик теләп ала. Кешеләр, татып карагач, кабат килеп алалар. Бигрәк тә сыр һәм ак май әйбәт үтә», – дип сөйләде «Просто молоко» ИК” ҖЧҖнең товар сату бүлеге башлыгы Татьяна Архипова.

Ярминкәдә барысы 1 млн. 979 мең сумлык продукция сатылган. Продукция сату 39 сәүдә ноктасында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International