Коррупциягә каршы эш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары каршындагы Коррупциягә каршы эш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аны Комиссия рәисе урынбасары Марат Җәббаров алып барды.

Утырышка Министрлык аппаратының коррупция хәвеф-хәтәренә бәйле вазыйфаларны биләүче дәүләт гражданхезмәткәрләре исемлегенә кертелгән хезмәткәрләре чакырылды.

Утырышның төп темасы - декларацион компания әзерләү һәм уздыру. Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 30 декабрендәге УП-702 номерлы Указы нигезендә шундый исемлеккә кергән дәүләт хезмәткәрләре билгеләнгән срокларга керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш.

«Үз керемнәре турында белешмәләр тапшырганда коррупциягә каршы тору законнарын үтәмәгән өчен 2011-2014 елларда Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан күзәтчелекне гамәлгә ашыру материаллары буенча законлылыкның үтәлешен һәм төп хокук бозуларны тикшерү” материаллары буенча керемнәр турындагы белешмәләрне тутырганда җибәрелә торган төп хаталар һәм хокук бозу очраклары каралды һәм анализланды.

Аудит һәм АКР бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев Комиссияне керемнәр турындагы белешмәнең яңа формасы белән (ул Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 23 июнендәге 460 номерлы Указы белән расланган), аны тутыру буенча күрсәтмәләр белән таныштырды һәм “Электрон Татарстан” порталында махсус сервисдан файдалану мөмкинлеген күрсәтте.

2015 елдан керемнәр турындагы белешмәләргә өстәмәләр кертү срогы өч айдан бер айга кадәр калдырылды, шуңа бәйле рәвештә Комиссия дәүләт хезмәткәрләренә керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне 2015 елның 20 апреленә кадәр тапшырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International