Бу атнада Актаныш муниципаль районында «Ташкын» ҖЧҖ алдынгы хуҗалык базасында “2014 елгы кыр эшләренә анализ, 2015 елга бурычлар һәм 2015 елгы кыр эшләре чорына чыгымнарны киметү юллары” темасына семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгыФаил Камаев һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисовкатнаштылар. Район семинарына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар чакырылган иде.
Киңәшмәнең пленар өлеше җирле Мәдәният йортында узды. Фаил Камаев һәм Дәниф Харисов нотык белән чыктылар. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең узган еллардагы эшләренә анализ ясалды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде.
Семинарның гамәли өлешендә анда катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар. Районбашлыгы, Рәүхат Сәлихҗанов җитәкли торган «Ташкын» ҖЧҖтә чәчү техникасы язгы кыр эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм агрегатлау төгәлләнгән, дип ассызыклады.
Шулай ук Актаныш муниципаль районының авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында 2015 елгы чәчү кампаниясен уздыруга әзерләнү буенча конкурска старт бирелде. Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарны алган хуҗалыкларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.