Республикада язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уза

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

16 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Буа муниципаль районының “Кыят” ҖЧҖ хуҗалыгында семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Идел аръягы зонасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм агрохимия хезмәтләре белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре бүлекчәләренең агрономнары һәм җитәкчеләре катнашты.

Чыгышларда орлыклар сортларының төрләре, үсемлекләрне тукландыру турында белешмәләр китерелде, уңышны югалтуга китерү сәбәпләре (мәсәлән, агротехник чаралар клмплексын тиешенчә сакламау) турында сөйләнде.

Семинарда катнашучылар “Кыят” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесенең ангарында булдылар. Анда эш ел буена да тукталмый. Ангарлар төзү өчен хуҗалыкта тимер конструкцияләрне үзләре әзерлиләр, бу исә төзелеш өчен акча экономияләргә ярдәм итә.

Семинарда шулай ук «Авангард» агрофирмасы һәм «Коммуна» ҖЧҖ эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үттеләр.

«Авангард» агрофирмасы районда гына түгел, ә республика буенча иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. «Коммуна»ҖЧҖендә барлык эш комплекста алып барыла, монда элиталы орлыкларга аеруча игътибар бирелә. Бу хуҗалыкның уңышында аның директоры Җәүдәт Хөсәеновның һәм баш агрономы Рөстәм Әюповның роле зур.

Быел Буа районында 150 мең га мәйданда рапс чәчәргә планлаштыралар, чөнки аңа ихтыяҗ да бар һәм букультураны сату бәясе дә югары.

17 мартта Тукай районының «Гигант» ҖЧҖендә семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм агрохимия хезмәтләре белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре бүлекчәләренең агрономнары һәм җитәкчеләре катнашты.

Чыгышларда язгы кыр эшләренә әзерләнүдәге проблемалар, язгы чорда көзге культураларны карау үзенчәлекләре һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Мондый зона семинар-киңәшмәләре бу атнада Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарында да узачак. 18 мартта – Азнакай районында, 19 мартта – Алексеевск районында һәм 2мартта Питрәч районында булачак.

2015 елда республикада язгы чәчү 2 млн. 928 мең га мәйданда башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International