Республиканың балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре укулар узу турында сертификатлар алдылар

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

16 марттан 18 мартка кадәр   «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды.

Уку барышында “Күл һәм елга балыгы хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (ГОСНИОРХ) директоры Раил Таиров, белгечләр Щукин Георгий, Әхтәмова Римма, «Казан дәүләт энергетика университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең “Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы мөдире, биологик фәннәр докторы, профессор Марина Калайда,балыкчылык хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ДФУнең терлекчелек бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Шамил Шакиров, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең укыту- методик эш буенчапроректоры Хафизова Элеонора катнашты.

Укуда балыкларны үрчетү, Татарстан Республикасында аквакультураны үстерү перспективалары, кыслалар үрчетү, уылдыклар сайлау, балыкчылык участокларын төзү технологияләре, сулыкларда балык үрчетү нормалары, балыкларны ашату, катнаш азыкларның рецептурасы, балыкчылыкны үстерүнең оештыру-хокукый мәсьәләләре, салым түләү кебек темалар каралды.

Уку сессиясе йомгаклары буенча балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре укулар узу турында сертификатлар алдылар.

Уку ахырында түгәрәк өстәл оештырылды. Катнашучылар киләчәктә тагын шундый чараларда нәрсәләр күрергә теләүләре хакында сөйләделәр, бу уку барышындагы уй-хисләре белән бүлештеләр, республикада балык тотучы һәм балык үрчетүче хуҗалыкларны берләштерә торган «Татрыбхоз» ассоциациясен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Алар фикеренчә, мондый оешма төзү таралган вак предприятиеләрнең эшен җиңеләйтер иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International