"Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының агымдагы елның 12 мартына белешмәләреннән күренгәнчә, 2015 елгы язгы чәчүгә төрле культуралар буенча 4371,559 тонна кертеп чыгардылар, 3608,77 тоннасы тикшерелгән, шуннан 3505,77 тоннасы эшкә яраклы.
Төрле культуралар орлыкларыннан: сабан бодае – 2321,2 т (тикшерелгән – 2151,5 т, эшкә яраклы – 2151,5 т), тары – 550,7 т (тикшерелгән – 356,2 т, эшкә яраклы – 253,2 т), солы - 206 т (тикшерелгән – 203,0 т, эшкә яраклы – 203,0 т),борчак – 171,6 т (тикшерелгән – 155,6 т, эшкә яраклы – 155,6 т), вика - 10 т (тикшерелгән – 5,0 т, эшкә яраклы – 5,0 т), люцерна - 5 т, костреца - 10 т, карабодай – 2,8 т (тикшерелгән – 2,3 т, эшкә яраклы – 2,3 т), кукуруз - 1092,799 тонна (тикшерелгән – 733,71 т, эшкә яраклы – 733,71 т), көнбагыш – 1,46 т (тикшерелгән – 1,46 т, эшкә яраклы – 1,46 т).
Көзге культураларның торышын бәяләү максатында "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан март аенда монолитлар кабат сайлап алынды.
Республика буенча көзге бөртекле культураларның монолитлары гомумән алганда 58 мең га мәйданда сайлап алынган.
Көзге культураларның сакланышын билгеләү өчен тикшерүгә алынган үсемлекләрне тетразол белән буйыйлар, нәтиҗәләрдән күренгәнчә, үсемлекләрнең кышлавы яхшы уза.
Һәлак булган үсемлекләр 1 %тан 9 %ка кадәр тәшкил итә, башка елларда да табигый рәвештә һәлак була торган үсемлекләрнең күләме шул чамада.