Марат Әхмәтов: крестьян-фермер хуҗалыкларында 281 мең га җир бар

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Крестьян-фермер хуҗалыкларына (КФХ) җир бүлеп бирү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә каралды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә
режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковкатнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүматыннан күренгәнчә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 281 мең га җир бар,шулардан 156 мең га (55%) – дәүләт җирләрен арендалау рәвешендә, 60 мең га (21%) – гражданнар милкендә, 41 меңга (15%) – җир өлешләрен арендалау рәвешендә, мең га (3%) – вакыты чикләнмичә даими файдалануда.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, кайбер муниципаль районнарда КФХ өчен җирләр бүлеп бирү мәсьәләсе берничә еллар буе хәл ителмәгән, ә кайбер районнарда аренда түләве бик югары билгеләнә. Ул районнарның башкарма хакимияте органнарына һәм җитәкчелегенә бу мәсьәләгә җитдирәк карарга кушты. 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү республика авыл хуҗалыгының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе, дип искәртте. Бу – халыкны эш белән тәэмин итү, эш урыннары булдыру, гражданнарның керем мәсьәләсе дә, диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы муниципаль районнар җитәкчелегенә КФХ ихтыяҗлары өчен җирләр бүлеп бирүне, аларны бәяләүне, шулай ук җирләрдән файдаланган өчен аренда түләвен билгеләүне контрольгә кушты. Ул шулай ук җирләрне кабат бүлү фондын төзергә тәкъдим итте, аңа файдаланылмый яткан җир өлешләре, эшкәртелмәгән чәчүлек җирләре, шулай ук нәтиҗәсез кулланыла торган җирләр керергә мөмкин.

Марат Әхмәтов тагын Татарстан Республикасы буенча 2014 елда пай җирләре өчен аренде түләве гектарга уртача 508 сум тәшкил итә дигән мәгълүмат бирде. Ул аеруча түбән һәм аеруча югары аренда түләве билгеләнгән районнарны атап китте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International