Казан халкы өчен ел дәвамында даими рәвештә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылып килә. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары халкы өчен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре бик яхшы оештырыла һәм алар уңышлы уза. Авыллардан кулай бәяләрдән һәм яхшы сыйфатлы киң ассортиментта азык-төлек товарлары алып киләләр, сатып алучылар бик канәгать кала.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттаховның 2015 елның 24 февралендәге 366-р номерлы күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружинга һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитинга, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары Ирек Мөхәммәтҗановка, Илфат Вәлиевка, Евгений Курковка, бу идарәләрнең белгечләренә, Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттаховка, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка, бу структураларның хезмәткәрләренә, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутовка, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеевка рәхмәт белдерелде.