Узган атна ахырында Нурлатта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды, дип хәбәр итә Нурлат муниципаль районының “Дуслык” газетасы редакциясе.
Слетта район башлыгы Равил Кузюров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зюзеевнефть» ААҖгенераль Сөләйманов, «Красный Восток» ААҖ директорлар Советы рәисе Владимир Панков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин катнашты.
Бәйрәмгә алдынгы комбайнчылар, сыер савучылар, механизаторлар, терлекчеләр, районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләре һәм гаилә фермалары башлыклары, тармак ветераннары чакырылган иде.
Слет башланыр алдыннан кунаклар он тарттыру, икмәк пешерү һәм май ясау заводларында, «Нурлат сөте” ҖЧҖнең пилмән ясау цехында булдылар, алар анда җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Яһудин белән бергәләп җитештерү процессы белән таныштылар. Он тарттыру заводында тәүлегенә 10–12 тонна ашлык тарттырыла, тарттырылган он күбрәк үзләренең “Сәламәтлек” ҖЧҖенә җибәрелә, анда бүгенге көндә 5 төрле икмәк һәм зур ассортиментта икмәк әйберләре пешерелә. Май заводында 12 төрле продукция чыгарыла, тәүлегенә 18 тонна сөт эшкәртелә. Быелның февраль аеннан яңа төр продукция – ряженкка чыгара башлаганнар. Шамил Яһудин шулай ук яңа кондитер цехы ачарга планлаштырылуы хакында да сөйләде.
Слетта катнашучылар районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән дә таныштылар. “Сәламәтлек” ҖЧҖ, «Нурлат сөте” ҖЧҖ, «Нурлат шикәре» ЯАҖ , «Восток» авыл хуҗалыгыкооперативы, умартачылар, урманчылар, шулай ук Петровлар, Җиһаншиннар, Маняповлар һ.б. шәхси ярдәмче хуҗалыклар үзләренең киң ассортиметлы продукциясен алып килгәннәр.
Чараның тантаналы өлеше район башлыгы Равил Кузюровның сәламләве белән ачылды. Ул, авыл хуҗалыгы районикътисадында зур роль уйный, аграрчылар үз бурычларын намус белән башкаралар, дип билгеләп үтте. Район башлыгы алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үз чыгышында бу чараның шундый гадәти булмаган рәвештә уздырылуын уңай бәяләде. Ул тармак алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан бүләкләрен тапшырды. «Нурлат шикәре» ЯАҖнең электрон-исәпләү машиналары операторы Гөлзифа Вәлиева Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, «Южная» агрофирмасыннан Алексей Егорчатов, “Нурлат сөте” ҖЧҖ терлекчесе Татьяна ПоповаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Венера Каняфина, «Сөләйманов А.И.» КФХ механизаторы Роберт Габдрахманов, «ИРС» ҖЧҖ механизаторы Анатолий Иванов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Слетта шулай ук Шамил Яһудин, Рәис Сөләйманов, Владимир Панков һәм Ислам Сафиуллин чыгыш ясадылар. Алар авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар һәм матур теләкләр теләделәр.