ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның Тәтеш районы «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында, бер-бер артлы тезелеп, турыдан-туры ысул белән сабан бодаен җыялар.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Төбәк азык-төлек фондына бодай ашлыгы тапшыручыларга, киләчәк ел уңышын кайгырту максатларында, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар җибәрә башладылар.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы фермеры Айназ Фәтхуллин 2012елдан башлап эдильбай токымыннан булган сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында “Бал ярминкәсе” бәйрәме узды. Анда район умартачыларының күп төрле бал һәм бал продукция сатуга китерелгән иде.
Уҗым культураларын чәчү сроклары да җитте. Уҗым бодаен чәчү өчен иң уңай вакыт августның өченче декадасы санала: 25 августтан 5 сентябрьгә кадәр  чиста парларда, 20августтан 31 августка кадәр  буш тормаган җирләрдә.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракцияләү заводы эшли башлады.
Бүгенге көнгә республика буенча 947,2 мең гектар мәйданнан 2008,6 мең тонна ашлык суктырылган. 
Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа технологияләрнең Герман-Россия институты еллыгына багышлынган I Бөтенроссия инженерлык фестивален оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Шимбә көнне, 22 августта, Зәй муниципаль районының “Нива” ҖЧҖ территориясендә «Ростсельмаш» комбайн заводы ҖЧҖ һәм аның рәсми дилеры «Тарос» МК” ҖЧҖ үзләре эшләгән инновацион техника презентациясен тәкъдим итәчәкләр.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылыннан “Рамай” ҖЧҖ җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов республика фермерларын шартнамәчел нигезләрдә бергәләп үрдәкләр үстерергә һәм симертергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International