Республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 540,43 мең га мәйданында ашлама кертелгән

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 28 апреленә Татарстан Республикасы буенча 14,1 мең га мәйданда сабан культураларын чәчү башкарылган. Шулардан бөртекле сабан культуралары – 12 мең га, шул исәптән арпа – 10,1 мең га. Арпа иң күп чәчелгән районнар түбәндәгеләр:Нурлат районы – 3387 мең га, Сарман районы – 2900 мең га, Азнакай районы – 1730 мең га.

Бүгенгә 310,7 мең га мәйданда - уҗым культуралары һәм 229,6 мең га мәйданда күпьеллык үлән ашламаланган. Барлык башкарылган эшнең мәйданы 540,3 мең га тәшкил итә, ягъни фаразның 50%ы.

Орлыкларны инкрустацияләү дәвам итә, бу эш планлаштырылганнан 46% башкарылган, ягъни 159,9 меңтонна.

Уҗым культураларын һәм күпьеллык культураларны тырмалау яхшы темплар белән бара. Республикада уҗым культуралары  21,9 мең га мәйданда тырмаланган, күпьеллык культуралар - 188,5 мең га мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International