Азнакай муниципаль районында терлекләрне оешкан төстә җәйге лагерьга чыгаруга әзерләнү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Анда терлекчелек буенча 2015 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары да каралды.
Чарага Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек буенча консультантлары, нәсел хезмәте белгечләре,ветеринария инспекторлары, зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, терлек үрчетү технологлары һәм башкалар чакырылган иде.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул терлекчелек буенча 1 кварталдагы эш йомгаклары һәм 2015 елның җәйге чорына бурычлар белән таныштырды.
Районнардагы терлекләр сакланышы һәм лейкоз торышы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никитин чыгыш ясады. Ул шулай ук терлек сую пунктлары буенча таможня берлеге регламентын үтәү мәсьәләләренә дә кагылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов сөт терлеге өчен югары протеинлы һәм экструдицияле азык әзерләү һәм куллану технологиясе турында сөйләде.
«Азнакай” АФ” ҖЧҖ директоры Илгиз Мөслимов «Азнакай” АФ” ҖЧҖендә терлекчелек тармагы үсешенең перспективалары турында сөйләде.
Нәсел эше хезмәтенең эш йомгаклары һәм агымдагы ел ахырына кадәр куелган бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар каршында шулай ук Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Финсур Әхмәтов чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә анда катнашучыларны ясалма аталандыру, таналарны каплатуны оештыру эшләре, сөт лабораториясе, профилактик чаралар уздыру графигы һ.б.лар белән таныштырдылар.