Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең 3 нче филиалыннан Мария Таймасова машина белән сыер саву операторлары арасында бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән бергә районда бәрәңге җыюның барышы белән танышты.
Кичә, 9 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Нидерланд - Россия терлекчелек фонды делегациясе белән очрашу булды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2015 елның 8 октябреннән 15 октябренә кадәр 17 нче «Алтын көз – 2015» Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү турында игълан итә.