12 декабрьдә Чаллыда 3 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Ярминкәләрдә 16 муниципаль районы катнашты, 233 сәүдә челтәре корылган иде. Ярминкә мәйданчыкларына барысы 100 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Ярминкәләрдә продуктлардан – сыер ите, дуңгыз ите, кош ите (тавык, күркә, каз, үрдәк) сатып алырга мөмкин иде. Сатуда шулай ук яшелчә, казылык әйберләре, икмәк-күмәч, кондитер әйберләре, бал, май, он, шикәр, ашлык, ярма йомырка һәм бар иде.

27 нче микрорайонда Галиәскар Камал ис. бульварда Баулы муниципаль районы вәкилләре сатып алучыларга концерт чыгышлары да күрсәттеләр.

Бу атнада, 19 декабрьдә, Чаллыда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Сарман трактында, 27 нче микрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда һәм «Южный» агропаркында узачак. Моннан тыш, 19 һәм 20 декабрьдә Азатлык мәйданында махсус әзерләнгән «Яңа ел казы» бәйрәм алды ярминкәләре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International