«Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләр Германиядә стажировка узалар

2015 елның 12 декабре, шимбә

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәребуенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләр Германиядә стажировка узалар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы АПКның 2014 елдагы иң яхшы белгечләрен ачыклау максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсы оештырылды, катнашучылар 6 номинация буенча ярыштылар, болар: иң яхшыагроном, механизатор, ветеринария табибы, машина белән саву операторы, зоотехник, бухгалтер-икътисадчы.

Җиңүчеләр өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Аграр Бавария: статистика һәм фактлар. Бавариянең аграр сәясәте» темасына түгәрәк өстәл оештырылачак. Мәгълүмат-белем блогыннан соң «Германия һәм Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендә чагыштырма анализ» темасы буенча әңгәмә-сөйләшү һәм Бавария крестьяннар берлеге вәкилләре белән очрашу булачак.

Стажировкада катнашучыларның үзләренең булачак хезмәттәшләре - Hochschule Weihenstephan – Triesdorf аграр университеты студентлары белән очрашу мөмкинлеге булачак.

Стажировка кысаларында шулай ук Бавариянең Этталь авылында «Этталь» сырын җитештерү комплексында булачаклар, Обераммургау авылына барачаклар, ул авыл үзенең остаханәләре, агачка чокып ясау һәм бизәлгән йортлары белән танылган.

Шулай ук Бавариянең Хермансдорф (Herrmannsdorfer Landwerkstätten Glonn GmbH & Co. KG ) авылында булачаклар, анда алар Германиянең фермер хуҗалыклары  (ит, сөт әйберләре, икмәк пешерү) белән таныша алачаклар.

Катнашучыларның «BMW — Welt» күргәзмә комплексына, Германиянең Нюрнбергта була торган иң зур яңа ел алды ярминкәсенә, Людвиг IIнең «Нойшванштайн» замогына бару мөмкинлеге булачак, ачык һавадагы «Markus Wasmeier Freilichtmuseum Schliersee» музеенда Бавария авылларының төзелеше һәм көнкүреше белән таныша алалар.

Әлеге мавыктыргыч һәм кызыклы сәфәр азагында конкурста җиңүчеләр өчен «Виктуалиенмаркт» крестьян базарында квест-уен оештырлачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International