Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеевский ур., 36 йорт.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
- аграр сәясәт, агросәнәгать комплексына идарә итү;
- «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы;
- игенчелек һәм үсемлек продуктларын җитештерү мәсьәләләре;
- терлекчелек;
- фермер (крестьян) хуҗалыгы;
- шәхси ярдәмче хуҗалыклар;
- күмәк бакчачылык һәм яшелчәчелек, коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре;
- җир һәм мөлкәт пайларын бүлеп бирү;
- җир кишәрлекләренең статусын үзгәртү;
- авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре, аны сатып алу, саклау һәм сату;
- авыл хуҗалыгы күргәзмәләре, базарлар, ярминкәләр;
- авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне матди-техник җиһазлау;
- авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр;
- авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ягулык белән тәэмин итү;
- аучылык хуҗалыгы, умартачылык;
- балыкчылык хуҗалыгы мәсьәләләре;
- АПК кадрларын әзерләү;
- хезмәт, кадрлар, пенсия мәсьәләләре һәм социаль мәсьәләләр;
- авылны социаль үстерү мәсьәләләре;
- агросәнәгать комплексында акционер җәмгыятьләр;
- агросәнәгать комплексы (чит илләрдән мөрәҗәгатьләр).
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 221 76 83.