Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 12 декабрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.
Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре ике мәйданчыкта оештырыла: “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ, Аграрный ур., 2 – Апас, Балтач, Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак;Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, “Дәрвиш” базары территориясендә Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Яңа Савин районында сәүдә мәйданчыгы Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында оештырыла. Мондагы ярминкәгә Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары вәкилләре үз продукциясен алып килә.
Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданда оештырыла. Шәһәр халкына үз продукциясен Питрәч муниципаль районы фермерлары алып килә.
Мәскәү районы ярминкәсендә Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак, ул Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә оештырыла.
Киров районында, Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы базарда, Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәчәк.
Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак. Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда – Лаеш муниципаль районы, К.Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Әтнә муниципаль районы фермерларының продукциясе булачак.
Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр мәйданчыкта республиканың эре агросәнәгать комплексы оешмаларының продукциясе булачак, болар: “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “Просто Молоко” идарәчел компаниясе ҖЧҖ, “Татмелиорация” ААҖ, “Арча”ҖЧҖ, “АгроИнвест” идарәчел компаниясе ЯАҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлегепредприятиеләре һәм башка оешмалар.
Шул ук көнне ярминкәләр Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында оештырыла: Сарман трактында, 27 нче микрорайонда Галиәсгар Камал ис. бульварда һәм «Южный» агропаркында. Үз продукциясен Әгерҗе, Баулы, Лениногорск, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук Кама аръягы авыл хуҗалыгы оешмалары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алып киләчәк.
Шулай ук Зеленодольск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре продукциясе Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге базарда сатылачак.