Үсемлекчелек өлкәсендә төбәк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бәйсез (җитештерү күрсәткечләренә бәйле булмаган) ярдәм күрсәтүгә РФ федераль бюджетыннан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өч ел рәттән җитештерү күрсәткечләренә бәйле булмаган ярдәм күрсәтүгә РФ федераль бюджетыннан субсидияләр алалар (аны гектарлы ярдәм дип тә атыйлар). Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүнең әлеге төре туфрак уңдырышлылыгының һәм уңышның ашлык берәмлегенә күчерелгән индексыннан чыгып бүленә.

Бүгенге кйнгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы трафыннан “Үсемлекчелек өлкәсендә төбәк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бәйсез (җитештерү күрсәткечләренә бәйле булмаган) ярдәм күрсәтүгә РФ федераль бюджетыннан субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән. Әлеге документ нигезендә 2016 елдан башлап, орлыклык бәрәңге һәм яшелчә культуралары, ачык грунт яшелчәләре өчен орлыкка үстерелә торган яшелчә культуралары биләп торучы чәчүлек мәйданнарын аерым субсидияләү планлаштырыла.

Ярдәмнең бу төре орлыклык бәрәңге, 1 нче һәм 2 нче буын орлыкны да кертеп, җитештерүне, супер-суперэлиталы, элиталы һәм ачык грунт яшелчәләрен һәм ачык грунт өчен орлыклык яшелчәләр культураларын җитештерүне арттыруны тәэмин итә торган агротехник чаралар (бер гектар чәчүлек мәйданы исәбенән чыгып) уздыруга юнәлтелгән.

Әлеге ярдәмнән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре түбәндәге шартларда файдалана алалар:

а) аларның орлыклык бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре, ачык грунт өчен орлыклык яшелчәләр культуралары өчен чәчүлек мәйданнары булса;

б) орлыклык бәрәңге һәм (яисә) яшелчә культуралары орлыкларын, ачык грунт яшелчәләрен җитештерүне һәм сатуны, шулай ук яшелчә культуралары орлыкларын үз (аренда) җирләрендә утырту өчен куллануны һәм үз (аренда) җирләрендә яшелчәләрне эшкәртү өчен куллануны раслый торган документлары булса;

в) орлыклык бәрәңгенең һәм (яисә) ачык грунт яшелчәләре культуралары орлыгының сорт һәм чәчүлек сыйфатларын раслый торган документлары (сертификатлары) булса.

Республика бюджетында тиешле статья буенча үсемлекчелек өлкәсендә бәйсез ярдәм күрсәтүгә 2016 елда, 2015 елдагы кебек үк, теплица хуҗалыкларына, бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, әгәр чәчүлек мәйданнарын 2015 ел дәрәҗәсендә саклап калсалар, югары технологияле җиләк-җимеш үсентеләрен җитештерүне арттыру өчен субсидияләр сакланып кала. Шулай ук орлык кукурузының чәчүлек мәйданнарын арттыруга ярдәм итү дә планлаштарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International