Татарстан Республикасының Зәй районыннан фермер сезонга 30 мең каз һәм үрдәк үстергән

2015 елның 12 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районыннан яшь фермер Артур Мөхәммәҗановсезонга 30 мең каз һәм үрдәк үстергән. Эшкуар Казан дәүләт финанс-икътисадинститутында укып, «Персонал белән итү» белгечлеге буенча диплом алып чыга һәм әти-әниләренең бизнесына ярдәм итү максатында Зәй районына кайта, аларның гаиләсе инде 15 ел кошчылык белән шөгыльләнә.

Мөхәммәҗановлар Бигеш авыл җирлеге территориясендә ташландык ашлык складын ала. Реконструкцияләгәннән соң бинаны кошчылык белән шөгыльләнү өчен җайлаштыралар — җылытылган яңа корпус төзиләр, кош-кортны эчертү һәм ашату өчен механикалаштырылган система урнаштыралар.

«Безнең фермер хуҗалыгының төп юнәлеше – яшь су коәларын алып үстерү. Бер тәүлеклек казлар һәм үрдәкләр алабыз, 2-3 атна үстереп, яңа хуҗаларга озатабыз. Халыкка да сатабыз, күпләп тә сатып җибәрәбез», - дип сөйләде рассказал Артур Мөхәммәҗанов.

Татарстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән яңа клиентлар җәлеп итү өчен Интернетта үз сайтыбызны булдырдык, ди Артур.

Авыл эшкуары сүзләренә караганда, бөтен табыш хуҗалыкны үстерүгә китә: кредитлар түләүгә, җитештерү мәйданнарын арттыруга, азык һәм витаминнар сатып алуга, ветеринария чараларын уздыруга. Фермада өч эш урыны булдырылган. Быел быел кошлар санын арттыру максатында яңа бина гамәлгә кертеләчәк.

«Конкуренция шактый зур, ул бер урында таптанырга ирек бирми. Ставканы кошларның баш санын артырырга һәм продукция сыйфатын яхшыртырга куябыз», - ди фермер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International