Татарстан Республикасының сәнәгать кошчылыгы Россия Федерациясендә иң эреләрдән санала. 2015 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сую өчен тере үлчәмдә 178, 6 мең тонна кош-корт (2014 елга караганда +5%) һәм 871 миллион данә йомырка җитештерелгән (+9%).
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында «Сөләйманов А.И.» КФХ товар-сөтчелек комплексында терлекләрнең кышлавы уңышлы бара.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар клооперативлары ассоциациясе президиумы һәм советы утырышы булды.
Дүшәмбе көнне, 11 гыйнварда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Цзи Синь" Синьцзян коммерциячел инвестиция-идарәчел компаниясе АҖ (Синьцзян-Уйгуравтономияле районы, Кытай Халык Республикасы) рәисе Гао Чжиган белән очрашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан югарымаржиналь (югары табышлы) культуралар - кукуруз, рапс, көнбагыш һәм соя чәчү мәйданнарын арттыру бурычы куелды.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруның бик мөһим әзерлек этабы тәмамланды – 2016 елда каралачак объектлар исемлеге расланды, ә район территориясе махсус участокларга бүленде.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы умартачылары умарталарны кышлату өчен үзләренең сыналган ысулларын кулланалар.
2016 еленың 9 гыйнварында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елда авыл хуҗалыгы тармагына йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.
«Агрорусь-2015» күргәзмә-ярминкәсе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районыннан Минсинә Латыйпова КФХсы алтын медальгә ия булды.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Шуда авылыннан Азат Дәүләтшин КФХсы табышлы хуҗалык үрнәге булып тора.