Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында «Сөләйманов А.И.» КФХ товар-сөтчелек комплексында терлекләрнең кышлавы уңышлы бара.
Бүгенге көнгә комплекста 3400 баштан артык эре мөгезле терлек бар, шулардан 1600 –савым сыерлар. Тәүлеклек савым уртача 13,2 кг тәшкил итә.
Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов сүзләренә караганда, ашату технологиясен үзгәртү исәбенә 2015 елның декабрендә бозауларның тәүлеклек артымы 900 грамм булган.
Терлекчелек комплексы хезмәткәрләре 2015 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирештеләр. Сөт җитештерү 2014 ел белән чагыштырганда 104 тоннага арткан, яңа туган бозаулар саны 121 башка арткан.
Комплекста эш тәүлек буе тукталмый, терлекчеләр хезмәт шартларыннан һәм хезмәт хакыннан канәгать.