Дүшәмбе көнне, 11 гыйнварда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Цзи Синь" Синьцзян коммерциячел инвестиция-идарәчел компаниясе АҖ (Синьцзян-Уйгуравтономияле районы, Кытай Халык Республикасы) рәисе Гао Чжиган белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарларыИлдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Талгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, геУП "РАЦИН" ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, шулай ук "Цзи Син" Синьцзян коммерциячел инвестиция-идарәчел компаниясе АҖ вәкилләре - генераль директор урынбасары Люй Вэй, административ бүлек мөдире Ван Мэй һәм башкалар катнашты.
Марат Әхмәтов һәм Гао Чжиган Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы территориясендә АПКның торышы турында мәгълүмат алыштылар, алга таба хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр.
Бүген Казанга делегациянең калган әгъзалары да - СУАР Җитештерү-төзелеш корпусы җитәкчесе урынбасарыКун Синлун, СУАР Авыл хуҗалыгы корпусы идарәсе җитәкчесе Кун Цзюнь һәм башкалар килде.
"Казан” халыкара аэропортында мәртәбәле кунакларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкыикътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин каршыладылар.
Аннары СУАР делегациясе "Татагролизинг" ААҖендә булды, анда авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстанга сәфәр кылу кысаларында СУАР делегациясе “Вятка” индустрия паркында, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы агрофирмаларында һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү фермаларында, Лаеш муниципаль районында теплица комплексларында, "Казан" агросәнәгать паркы»ААҖендә һәм башка предприятиеләрдә булуны планлаштыра.