Министрлыкта Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президиумы һәм советы утырышы булды

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар клооперативлары ассоциациясе президиумы һәм советы утырышы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары МаратҖәббаров, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар клооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) башлыклары һәм башкалар катнашты.

«Авылда урта һәм кече эшкуарлык эшчәнлеген алып бару авыл хуҗалыгын саклап кала торган төп чаралардан санала. Ел шактый уңышлы тәмамланды - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең гомуми күләмен чагыштырма бәяләрдә 5 %ка арттырырга ирешеп булды, үсемлекчелек буенча – 10 %ка, терлекчелек буенча – 5 %ка. Тармакны саклап калудагы тырыш хезмәтегез, ирешкән уңышларыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без алга таба да бергә булырбыз», - диде Марат Әхмәтов, утырышны ачып.

Министр әйтүенчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру бурычы куела, аерым игътибар хезмәт хакы мәсьәләләренә биреләчәк.

Марат Әхмәтов шулай ук ашлык кукурузын, рапс һәм көнбагыш үстерүнең табышлы булуы хакында сөйләде, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының “Солтан” агрофирмасы” ҖЧҖен мисал итеп китерде.

Камияр Байтемиров «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында 2015 елның 29 октябрендә эшкуарларның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы белән булган очрашу йомгаклары турында сөйләде.

Утырыш кысаларында шулай ук «Россельхозбанк» ААҖнең Татарстан төбәк филиалы җитәкчесе Ләлә Кудәрмәтова чыгыш ясады, ул язгы кыр эшләрен кредитлау тәртибе һәм шартлары турында сөйләде.«Кредитларга заявкаларны кичектермичә, бүген үк бирергә кирәк», - дип аңлатып китте ул фермерларга.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фермерларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, болар, аерым алганда, дәүләт ярдәменә (шул исәптән минеральашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары буенча), җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга, ярминкәләр оештыруга кагылышлы сораулар иде.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясен, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар клооперативларыныңXVI корылтаен үткәрү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International