Татарстан Республикасының сәнәгать кошчылыгы Россия Федерациясендә иң эреләрдән санала. 2015 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сую өчен тере үлчәмдә 178, 6 мең тонна кош-корт (2014 елга караганда +5%) һәм 871 миллион данә йомырка җитештерелгән (+9%).
Кош итен җитештерүнең төп үсешен “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ - 115,3 мең тонна (+6 %) һәм «Ак Барс»кошчылык комплексы” ҖЧҖ - 53,3 мең тонна (+3 %) тәэмин иттеләр.
Кош итен җитештерүгә шулай ук "Залесный" АФ ҖЧҖ (1625 тонн күркә ите), "Рамай" КФХ ҖЧҖ (1089 тонна үрдәк ите), "Чайка" КФХ (1100 тонна), "Җиһаншин" КФХ (309 тонна), "Сәхипгәрәев" КФХ (407тонна) үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Иң күп йомырка “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында җитештерелгән - 580 млн.данә (+2 %). Бу республикада җитештерелгән әлеге продукция күләменең 72%ын тәшкил итә. “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖендә 2,5 млн. баш тавык бар, шул исәптән 1,8 млн. йомырка сала торган тавыклар. Монда 466 кеше эшли, уртача хезмәт хакы – 30,4 мең сум.
2015 елда шулай ук “Лаеш” кошчылык комплексы” ҖЧҖ тә йомырка җитештерүне арттырды - 111,5 млн.данәгә җитте (+27 %), "Лениногорск кошчылык фермасы" ҖЧҖендә 57,4 млн. данә (+70 %) йомырка җитештерелде.
Белгечләр әйтүенчә, җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуга кошчылык объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү, шулай ук яңа объектлар төзү нәтиҗәсендә ирешелгән. Тармакны алга таба үстерү барлык төр кош-корт генетикасы һәм селекциясе өлкәсендә инновацион технологияләр үзләштерүне, үзебездә җитештерелгән биологик препаратлар куллануны, кош итен һәм йомырка эшкәртүнең яңа ысулларын гамәлгә кертүне, экспортлауны арттыруны күздә тота.