2016 еленың 9 гыйнварында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2015 елда авыл хуҗалыгы тармагына йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
«Узган ел икътисадның барлык тармаклары өчен, шул исәптән агросәнәгать комплексы өчен дә җиңел булмады. Авыл хуҗалыгы соңгы елларда махсус шартларда эшли. Шулай булса да, республиканыңагросәнәгать комплексында җитештерү күләмнәре 2014 елгы бәяләр чагыштырмасына карата артыграк булды (105%), шул исәптән үсемлекчелек буенча - 110% һәм барлык категория хуҗалыкларда терлекчелек буенча –101%, ә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 104% булды», - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Министр тагын бер кат искә алып узды: республикада 3,5 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган, 1,7 млн. тонна азык әзерләнгән, 1756 мең тонна сөт савылган, 488 мең тонна ит җитештерелгән.
«Татарстан 2030» стратегиясе кысаларында эшләнгән «Татарстан Республикасының игенчелек тармагын кластер ысулы белән 2020 елга кадәр үстерү программасы» проектында конкуренциягә сәләтле агрокластер булдыру күздә тотыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
2016 елда без үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең күләмнәрен һәм сыйфатын арттыру бурычын куябыз, дип билгеләп үтте министр.
Бу максатка ирешү өчен ашлык кукурузын, рапс, көнбагыш һәм шикәр чөгендерен чәчү мәйданнарын арттыру планлаштырыла.