Татарстанда 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга әзерләнү дәвам итә

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруның бик мөһим әзерлек этабы тәмамланды – 2016 елда каралачак объектлар исемлеге расланды, ә район территориясе махсус участокларга бүленде.

«Район авылларында шактый күп эш башкарылды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның саны, җир кишәрлекләре, аларның үлчәмнәре, хуҗалыкларда терлекләрнең булу-булмавы һәм башкалар ачыкланды», - дип сөйләде Питрәч муниципаль районында авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча вәкаләтле вәкил Людмила Фадеева.

Аның сүзләренә караганда, 33 авыл хуҗалыгы предприятиесенә һәм микропредприятиесенә, 95 КФХга, 8 шәхси эшкуарга, авыл хуҗалыгы булмаган оешмаларның 4 ярдәмче авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 52 бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләренә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрекләре булган кешеләргә, авыл хуҗалыгы хайваннарын асраучы кешеләргә, җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен җир кишәрлекләрен арендалаучыларга керү планлаштырыла. Соңгыларының саны 16340 кеше тәшкил итә.

37 кешене исәпкә алучылар итеп билгеләү планлаштырыла. Аларның һәркайсы үз участогында эшләячәк. Шулай ук санау буенча 6 инструктор участогы булдырылачак. Бер исәпкә алучыга 460 объект (ЛПХ, КФК һәм ИП) туры килә яисә бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләрендә 644 объект туры килә. Бүгенге көндә бу участоклар өчен биналар сайлап алу эшләре башкарыла.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру 2016 елның 1 июленнән 16 августына кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International