«Агрорусь-2015» күргәзмә-ярминкәсе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районыннан Минсинә Латыйпова КФХсы алтын медальгә ия булды. Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан күргәзмәдә катнашкан 5 вәкил шундый бүләккә лаек булган иделәр.
Минсинә Латыйпова үзенең эшкуарлык эшчәнлеген 2010 елда башлый. Шул вакыт эчендә 2 терлекчелек фермасы төзелә: берсе – 2012 елда, ул 100 баш терлекккә исәпләнгән, икенчесе – 2015 елда, анысы 150 башка исәпләнгән.
Фермер – «Гаилә фермасы» һәм «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программаларында катнашучы да.
Аның хуҗалыгында 250 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 130 баш савым сыерлары.
«Балаларым – минем терәгем. Алар хуҗалыкны үстерүдә дә булышалар, җитештерүчәнлекне арттыруга да үзләреннән өлеш кертәләр. Киләчәктә алар барысы да фермерлар булмаса да, туган җиргә һәм кыр-басуларга мәхәббәт алар күңелендә уелып калачак», - дип сөйләде Минсинә Латыйпова.
Бүгенге көндә аның крестьян (фермер) хуҗалыгында терлек сую цехы төзелә. Цех тәүлеккә 10 башка кадәр эре мөгезле терлек, сыер, сарык, кәҗәләр суюга исәпләнгән.
Хуҗалыкта 5 кеше эшли. Фермер тагын яшелчәсаклагыч, сөт эшкәртү предприятиесе төзүне планлаштыра.