Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан югарымаржиналь (югары табышлы) культуралар - кукуруз, рапс, көнбагыш һәм соя чәчү мәйданнарын арттыру бурычы куелды.
Әлеге мәсьәләнең бик вакытлы куелына бәйле рәвештә, “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” (ТатНИИСХ) ФДБФУнең Марсель Таһиров, Олег Шайтанов, Марат Хөснуллин составындагы галимнәр төркеме тарафыннан "Ашлык кукурузын үстерү буенча белешмәлек” басмасы әзерләнде.
Анда ашлык кукурузын үстерү буенча җыелма материал тупланган, аны игү технологиясе мәсьәләләре – гибридны сайлаулан алып уңыш җыюга кадәр – яктыртылган. Белешмәлек барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, берләшмәләре һәм агросәнәгать комплексы идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен кулланма буларак әзерләнгән.