Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Шуда авылыннан Азат Дәүләтшин КФХсы табышлы хуҗалык үрнәге булып тора.
Фермер терлекчелек фермасы төзү өчен (сарык үрчетү буенча) бюджет ярдәме ала, 2015 елда «Лизинг-грант» программасында катнаша.
Хуҗалыкта 320 баш сарык, 60 ат (200 башка җиткерү планлаштырыла), 10 баш сыер бар.
Үз техникасы белән фермер 3 мең рулоннан артык печән әзерли, шуннан 2 меңен сата.
Крестьян (фермер) хуҗалыгында 7 кеше эшли, 4се – гаилә әгъзалары.
Азат Дәүләтшинның шулай ук Балтач шәһәр тибындагы поселогында ит кибете һәм кафесы бар, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖендә ул беренче көннән үк ит һәм ат итеннән эшләнгән югары сыйфатлы казылык сату өчен урын арендалый.