Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы умартачылары умарталарны кышлату өчен үз ысулларын кулланалар

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы умартачылары умарталарны кышлату өчен үзләренең сыналган ысулларын кулланалар. Мәсәлән, Октябрь-Бүләк авылыннан умартачы Фәндәс Биков умарта ояларын берничә ел инде кар астында калдыра. Аның бу уңай тәҗрибәсен башка умартачылар да кулланалар. Белгечләр әйтүенчә, умарталарны кышлату өчен бу ысул бик уңышлы санала, умарталар чыныга һәм аларның төрле авыруларга каршы торучанлыгы арта.

«Районда барлыгы 14150 умарта оясы кышлатуга куелган, шулардан 4500 оя кар астында кышлый. Быелгы кыш бик салкын түгел әле. Киләчәктә бу ысулны киңрәк кулланырга ниятлибез», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында умартачылык буенча баш инспектор Әдип Хаҗиев.

Район умартачылары бер-берсе белән киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшлиләр, ди ул.

Азнакай шәһәрендә бал, умарта продуктлары, умарталыкларга кирәкле әйберләрне сату өчен махсус кибет төзелә.

Азнакай муниципаль районы умартачылары бал җитештерү буенча республикада беренче урында (бер оядан 25 кг бал) торалар, ә умарта күчләре саны буенча – икенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International