Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ике күзәтчелек органы - Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге органының (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе уртак йомгаклау коллегиясе үткәрделәр. Ведомстволар җитәкчеләре 2015 елга йомгаклар ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
20 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының килештерү комиссиясе утырышы узды.
Кичә, 20 гыйнварда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Молдова Республикасыннан Виноград үстерүчеләр берлеге рәисе, «Витис Кожушка» җитештерү-коммерциячел фирмасының генераль директоры Георгий Габери рәислегендәге делегация белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Татар Чыгылдысы авылыннан КФХ башлыгы Лилия Фәйзуллина үзләренең гаилә фермасында эре мөгезле терлекләр санын арттырган.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының “Кыят” ААҖендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга кыр эшләре тәмамлануга, расланган график буенча керешкәннәр.
Кичә, 19 гыйнварда, Апас муниципаль районы Мәдәният йортында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда авыл хуҗалыгы җитештерүе мәсьәләләре һәм алдагы елларга тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Республикада GPS нигезендә төгәл игенчелек системаларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла.
Бу елның 18 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районындаянваря хезмәтне саклау буенча укулар оештырылган һәм агросәнәгать комплексының эшче һөнәрләренә карата билгеләнгән хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерүләр үткәрелә.
18 гыйнварда Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» заводында булды, анда ул икмәк-күмәч әзерләү буенча яңа җитештерү комплексының эше белән танышты.
Аксубай муниципаль районының Әхмәт авылыннан фермер Валентин Гришаков ит җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.