Министрлыкта Молдова Республикасы делегациясе белән очрашу булды

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә, 20 гыйнварда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Молдова Республикасыннан Виноград үстерүчеләр берлеге рәисе, «Витис Кожушка» җитештерү-коммерциячел фирмасының генераль директоры Георгий Габери рәислегендәге делегация белән очрашу узды.  

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, «РАЦИН» ДУП, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, Татарстанның җиләк-җимеш продукциясе җитештерә торган эре хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы территориясендә яңа сәнәгать питомнигын оештыру, яңа интенсив бакчаларга нигез салуны проектлау һәм сәнәгать бакчачылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Молдова Республикасы делегациясе бакчалар үстерүдә кулланыла торган яңа технологияләр, җиләк-җимеш культуралары дөньякүләм селекцияснең төп юнәлешләре һәм принциплары турында сөйләде, катнашучыларны селекция казанышларын саклауның хокукый нигезләре һәм питомник эшчәнлеге белән таныштырды.

«ТатНИИСХ» ФДБФУнең җиләк культуралары селекциясе лабораториясе җитәкчесе Геннадий Осиповҗиләк-җимеш культураларының Татарстан селекцисяе, республикада районлаштырылган сортлар турында сөйләде.

Кунакларны аеруча логистик эшләнмәләр, эшкәртү, продукцияне саклау һәм сату мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук Тәтеш муниципаль районындагы дәүләт сорт сынавы участогында, шулай ук Кама Тамагы районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә участогында Татарстан өчен яңа орлыклы һәм төшлекультураларны сынау буенча да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар, Молдова Республикасының сәнәгать бакачачылыгы өлкәсендәге зур абруен исәпкә алып, киләчәктә уртак хезмәттәшлек итүнең һәм әлеге тармакны Татарстан Республикасында үстерүдә кыйммәтле тәҗрибә алуның зарурлыгын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International